news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркия татарлары җир тетрәүдә зыян күрүчеләргә гуманитар ярдәм җыя

«Кем нәрсә булдыра ала – киемнәр, көндәлек кирәк-яраклар алып килә башладык. Хәлебездән килгәнчә ярдәм итәбез», - диде Оксана Назарова.

Төркия татарлары җир тетрәүдә зыян күрүчеләргә гуманитар ярдәм җыя
Оксана Назарова

«Анталия татарлары» оешмасы Төркиядә көчле җир тетрәү аркасында зыян күрүчеләргә гуманитар ярдәм җыя башлаган.

«Беркем дә читтә калмады. Үз вакытында безгә төрле чараларны үткәрергә ярдәм иткән төрекләр гуманитар ярдәм җыюны игълан итте. Кем нәрсә булдыра ала – киемнәр, көндәлек кирәк-яраклар алып килә башладык. Хәлебездән килгәнчә ярдәм итәбез. «Анталия татарлары» оешмасы бу бәлагә битараф калмады, афәттә һәлак булучылар безнең өчен үз туганыбыздай якын», – диде «Татар-информ» хәбәрчесенә оешма рәисе Оксана Назарова.

Анталиядә гуманитар ярдәм җыюны World Athletic Club / The Big Stop Restaraunt генераль директоры Ozan Binboga оештырган. Ярдәмне Liman mahallesi Bileydi Rezidence 1/A Porto Bello Hotel Yanı Konyaaltı адресы буенча тапшырып була. Чатыр, йоклау өчен капчык, консервланган ризыклар, каты-коры, гигиена әйберләре, кышкы аяк киеме, кышкы кием, памперс, юрган, пауэрбанк, фонарь кабул итәләр.

«Клубта дүрт меңнән артык кеше теркәлгән. Шуларның яртысы – чит ил кешеләре (руслар, татарлар, украиннар, иранлылар һ.б). Төркиядә җир тетрәүләр еш була, мондый хәлләргә ияләштек. Бәла-каза булуга, әйберләр җыя башлыйбыз. Хәзерге вакытта гуманитар ярдәм җыю ноктасы эшли, кешеләр әйберләр китерә тора. Ике меңләп юрган җыелды. Фурага төяп җибәрәчәкбез», - дип сөйләде Ozan Binboga.

Аның әйтүенчә, җир тетрәү булган урында хәлләр «коточкыч», беркем берни белми.

«Җир тетрәвенә эләккән танышларым, туганнарым бар. Мәсәлән, бер дустым белән әле дә элемтәгә керә алмыйм. Аның анда гаиләсе, балалары бар иде. Исән микән, белмим. Анда элемтә җайланмаган. Бик борчылабыз, барасыбыз килә. Әмма рөхсәт итмиләр. Дәүләт хезмәткәрләре генә бара ала. Шуңа күрә әйберләр җибәрәбез. Хәзерге вакытта анда - 5 С градус салкын, халык туңа. Ярдәмебез барып җитәр дип өметләнәм», - диде генераль директор.

  • 6 февральдә җир тетрәде, аның магнитудасы 7,8 булды, үзәге Газиантеп районында иде. Көндез Төркиянең үзәк өлешендә 7,7 магнитудалы яңа җир тетрәү булды. 5,3 магнитудалы өченче җир тетрәү 7 февраль иртәсендә – шулай ук илнең үзәк өлешендә күзәтелде.
  • Төркиядән тыш, Сириянең төньяк районнарына да зур зыян күрде. Дамаскта хакимият контролендә булган территориядә 711 кеше һәлак булган һәм 1431 кеше җәрәхәтләр алган. Үзәк хакимият контролендә булмаган районнарда ким дигәндә 733 кеше үлгән, 2,1 меңнән артык кеше зыян күргән.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100