news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Театр экспертлары милли театрларга халыкара фестивальләрдә ешрак катнашу кирәклеген әйтә

Тинчурин исемендәге IX милли драматургия халыкара театр фестивале Казанда 30 октябрь – 6 ноябрь көннәрендә үтә.

Театр экспертлары милли театрларга халыкара фестивальләрдә ешрак катнашу кирәклеген әйтә
Михаил Захаров

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Милли театрларга халыкара фестивальләрдә ешрак катнашырга кирәк, дип саный Тинчурин исемендәге милли драматургия халыкара театр фестиваленә килгән театр белгече Ольга Кушляева. Бу хакта ул бүген Тинчурин фестивале ачылу уңаеннан “Татар-информ”да уздырылган матбугат конференциясендә әйтте.

“Халыкара фестивальләргә еш кына дөнья классикасын һәм рус драматургиясен алып киләләр, шунлыктан без милли тематикаларны белеп тә бетермибез.

Мин, милли драматургия фестивалендә театр эксперты сыйфатында катнашып, милли театрлар турында күбрәк белермен. Мин аларның кайберләрен бөтенләй күргәнем юк”, - ди Ольга Кушляева.

  • Тинчурин исемендәге IX милли драматургия халыкара театр фестивале Казанда 30 октябрь – 6 ноябрь көннәрендә үтә.
  • Фестиваль программасында Мари милли драма театры, Даргин дәүләт музыкаль театры, Абхаз дәүләт музыкаль театры һәм Хакас милли драма театры спектакльләре бар. Татарстан театрлары арасыннан фестивальгә Чаллы татар дәүләт драма театры һәм Казан яшь тамашачы театры катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100