ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Тинчурин фестивале милли драматургия проблемаларын барлый

30 октябрь 2018, 16:30 , Фото: Михаил Захаров

Тинчурин фестивале милли драматургия проблемаларын барлый 30 октябрь - 6 ноябрь көннәрендә Казанда Тинчурин исемендәге IX милли драматургия халыкара театр фестивале үтә.

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Тинчурин исемендәге IX милли драматургия халыкара театр фестивале милли театрлар өчен проблемаларны уртага салып сөйләшү урыны булачак. Бу хакта бүген “Татар-информ”да уздырылган матбугат конференциясендә Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов әйтте.

  • Тинчурин исемендәге фестиваль Тинчурин театры инициативасы белән ике елга бер мәртәбә үткәрелә.

“Фестивальдә милли авторлар белән эшләү нечкәлекләре, милли репертуар сайлау проблемалары турында сөйләшербез. Бу проблемалар бөтен театрларда да бар”, - ди Фәнис Мөсәгыйтов.

Фестиваль бүген Тинчурин театрында аның үз коллективы эше белән ачыла: театр Кәрим Тинчурин әсәре буенча куелган “Соңгы әсәр” спектаклен тәкъдим итә.

Программада Мари милли драма театры, Даргин дәүләт музыкаль театры, Абхаз дәүләт музыкаль театры һәм Хакас милли драма театры спектакльләре бар. Татарстан театрлары арасыннан фестивальгә Чаллы татар дәүләт драма театры һәм Казан яшь тамашачы театры катнаша.

Театр фестивале 6 ноябрьдә шулай ук Тинчурин театрының “Гөләндәм туташ хатирәсе” премьерасы белән ябылачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10