news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татьяна Ефремова Әлфия Авзалова исемендәге фестиваль-бәйгедә Гран-при иясе булды

Татьяна Ефремова Әлфия Авзалова исемендәге фестиваль-бәйгедә Гран-при иясе булды
Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ», видео: © Татьяна Ефремованың шәхси архивыннан

Әлфия Авзалова исемендәге III Халыкара фестиваль-бәйгенең Гран-при иясе Татьяна Ефремова булды. Фестиваль-бәйге җиңүчесенең исеме бүген, 23 октябрьдә, Әлфия Авзалованың 90 еллыгына багышланган гала-концертта игълан ителде.

Фестивальдә быел 13 илдән 600дән артык кеше катнашкан. Гала-концертта Татарстан Республикасының, Россия Федерациясенең әйдәп баручы артистлары, Әлфия Авзалова исемендәге Халыкара фестиваль-конкурс лауреатлары чыгыш ясады.

Моңа кадәр «Татар-информ» Васил Шәйхразыевның Әлфия Авзаловага багышланган фестиваль концертында тамашачыны җырлатуы турында язган иде.

  • Татьяна Ефремова Яшел Үзән районында туган. «Керәшен чибәре-2016» титулы иясе. Күп кенә бәйгеләр җиңүчесе.
  • Татьяна Ефремова шушы көннәрдә Казахстанда да Voice of Turan бәйгесендә җиңү яулап кайтты. Анда ул Татарстан, Төркия, Үзбәкстан, Кыргызстан, Башкортстан, Азәрбайҗан, Польша, Белоруссия, Молдова, Грузия, Бурятия, Болгария, Португалия, Испания, Аргентина җырчылары арасында җиңүгә иреште.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100