news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразыев Әлфия Авзаловага багышланган фестиваль концертында тамашачыны җырлатты

Васил Шәйхразыев Әлфия Авзаловага багышланган фестиваль концертында тамашачыны җырлатты
Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев бүген Казанда Әлфия Авзалованың 90 еллыгына багышланган бәйге-фестивальнең гала-концертында тамашачыны җырлатты.

«Әлфия Авзалова бакыйлыкка күчкәч тә, татар халкына хезмәт итүен бер көн дә туктатмады. Аның җырларын сәхнәдәге җырчылар да, гаилә бәйрәмнәрендә дә җырлыйлар. Ул үз эшен дәвам итә. Алдагы көннәрдә дә шулай булсын. Үз вакытында бөек шәхесебез Муса Җәлил әйткән: «Җырларым, сез үлсәгез – мин дә үләрмен, яшәсәгез – мин дә яшәрмен», – дигән. Өлкәләргә барганда, без һәрвакытта да, җыелып, җырлыйбыз», – дип, ул тамашачыга бергә җырларга тәкъдим итте.

«Бер күплет җырласак та, ул Әлфия апага дога булып барып ирешсен», – диде ул, тамашачылар янына якынайганда.

Аннары Милли шура рәисе залга төште һәм гала-коцертка килгән тамашачы белән бергә «Ак чәчәкләр кебек кар ява» җырын җырлады. Васил Шәйхразыев микрофонны Актаныш районының элеккеге башлыгы Энгель Фәттаховка да бирде. Ул Актаныш турында җыр башкарды.

Залдагы тамашачылар «Картаямени соң йөрәк?», «Күбәләк» һәм башка популяр җырларны бергәләшеп җырлады.

  • Искәртеп үтик, бүген, 23 октябрьдә Әлфия Авзалова исемендәге III Халыкара фестиваль-бәйгенең Гран-при иясе җырчының 90 еллыгына багышланган гала-концертта билгеле булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100