news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлфия Авзалова фестивале Гран-при иясе аның 90 еллыгына багышланган кичәдә билгеле була

Әлфия Авзалова фестивале Гран-при иясе аның 90 еллыгына багышланган кичәдә билгеле була
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Әлфия Авзалова исемендәге III Халыкара фестиваль-бәйгенең Гран-при иясе җырчының 90 еллыгына багышланган гала-концертта билгеле булачак. Чара 23 октябрьдә 18:00 сәгатьтә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында була.

«Фестивальгә 600дән артык гариза килде. 13 илдән катнашучы булды, Россия төбәкләреннән дә катнашучылар күп булды. Минемчә, бу – бик яхшы нәтиҗә. Үзебез өчен кызыклы артистлар ачтык. Мин бик канәгать. Быел жюри командасы да зур иде, бик көчле бәйге булды. Гран-при иясенең исемен концертта әйтәбез», – диде Әлфия Авзалованың иҗатын саклау һәм үстерү фонды җитәкчесе Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова.

Ул җырчының исемен мәңгеләштерү юнәлешендә башкарылган һәм башкарылачак эшләрне искәртте. Камал театрында аның иҗаты язмышы, тормышы турында спектакль чыгачак, декабрь аенда Әлфия Авзаловага багышланган фәнни-гамәли конференция узачак.

«Без шәхесләребезне барларга, иҗатларын өйрәнергә, буыннан-буынга тапшырырга тиеш. Әлфия Авзалованың юбилей елында бик күп эшләр эшләнде, без матди яктан ярдәм күрсәтергә тырышабыз. Әлфия Авзалованың иҗатын мәңгеләштерү юнәлешендә зур эшләр башкарабыз. без аның белән бик озак еллар аралашып яшәдек. Ул бик ихлас иде, гайбәтләрдән ерак торды, аның үз-үзен тотышы, кешеләр турындагы фикере соклануга лаек. Ул матур итеп яшәде, мәдәниятебез, илебез өчен зур хезмәт куйды», – диде Татарстан Республикасы Рәисе карамагында эшли торган Мәдәниятне үстерү фонды башкарма директоры Нурия Хашимова.

Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин мәшһүр шәхесләрнең исемен мәңгеләштерүдә фестивальләрнең мөһим булуын әйтте. «Бу фестивальләрдә һәвәскәр, халыктан чыккан артистлар да катнаша ала. Авыл, районнарда яшәгән яшь, сәләтле кызлар һәм егетләр өчен зур мөмкинлек. Без һәрвакыт ярдәм итәргә тырышырбыз», – диде ул.

Оештыручылар сүзләренчә, концертта Татарстан Республикасының, Россия Федерациясенең әйдәп баручы артистлары, Әлфия Авзалова исемендәге Халыкара фестиваль-конкурс лауреатлары катнашачак. Концертта Татарстан Республикасының һәм Башкортстан Республикасының атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин да чыгыш ясаячак.

«Әлфия апа Авзалова белән аның соңгы юбилей концертында танышкан идем. Соңгы елларда мин аны күп тыңлыйм. Концертта катнашмасам, күңелгә тынычлык таба алмамын, дип уйлыйм. Мондый чаралар бик кирәк. Ул уникаль тавыш иясе иде. Яшьләр аны белергә тиеш. Яшь буын артистлар ул җырларны яңгыратса бик яхшы була», – диде ул.

Җырчы Алия Карачурина Әлфия Авзалованың җырларын теләп башкаруын әйтте. «Ике ел элек булган программада Әлфия апа Авзалова репертуарыннан «Кичке уен» җырын башкарган идем. Ул җыр миңа бик ошый. Андый җырчыларның җырларын башкарганны кабул итмәүче тамашачы да бар. Без башкармасак, кем аларны тамашачыга җиткерә?» – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100