news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда шикәр комының бәясе 40 сумга якын

Соңгы өч елда без мондый бәяләр күрмәдек, диде Марат Әхмәтов.

(Казан, 9 октябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Быел Татарстанда шикәр комының бәясе арткан. Хәзер ул 40 сум чамасы тора. Бу хакта бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйтте.

“Шикәр чөгендеренең сатып алу бәясе түбән булгач, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы “татлы тамыр” мәйданнарын киметү тәкъдиме белән чыккан иде. 2018 елда без дә барлык мәйданнарны 10 процентка, ягъни 10 мең гектарга киметтек. Шуңа күрә быел чөгендернең тулаем уңыш күләме узган елга караганда шактый ким булачак. Ул 2 млн 2 мең тонна тирәсе булыр дип фаразлыйм", - диде министр.

  • Узган ел аграрийлар 3 млн 100 мең тонна шикәр чөгендере җыеп алды.

“Быел шикәр комына бәя җитәрлек, кызыктыргыч дәрәҗәдә куелды. Бу – килосына 40 сумны тәшкил итә. Соңгы өч елда без мондый бәяләр күрмәдек”, - диде Марат Әхмәтов.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot