ҺАВА ТОРЫШЫ -19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Татарстанның авыл хуҗалыгы министры урып-җыюда алдынгы һәм артта калган районнарны атады

9 октябрь 2018, 09:49 , Фото: архив/Александр Эшкинин

Татарстанның авыл хуҗалыгы министры урып-җыюда алдынгы һәм артта калган районнарны атады "Койрыкта"гы районнарга лидерлардан үрнәк алырга кирәк",- диде Марат Әхмәтов.

(Казан, 9 октябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта урып-җыюда алдынгы һәм артта калган районнарны атады.

  • Уңыш күләме буенча лидер районнар: Зәй – 37,1ц/га, Сарман – 33,6 ц/га, Әтнә – 33,2 ц/га, Актаныш – 32,5 ц/га, Нурлат – 32,1 ц/га, Тукай – 31,3 ц/га.

Эре авыл хуҗалыгы компанияләре арасында алдынгылар: «Сервис - агро» ҖЧҖ - 37,7 ц/га, «Агросила» ЯАҖ – 33,1 ц/га, «КВ Агро» ЯАҖ –30,4 ц/га, «Агроинвест» ҖЧҖ – 30,4 ц/га. 

Бөртеклеләрне тулаем урып-җыюда алдынгы районнар: Актаныш – 151,4 мең тонна, Арча – 150,5 мең тонна, Сарман – 148,0 мең тонна, Минзәлә – 138,1 мең тонна, Тәтеш – 133,7 мең тонна, Тукай – 133,2 мең тонна. 

"Игенчелек белән ничек шөгыльләнергә кирәк, бу мәсьәләдә үрнәк булып, "Агросила" ЯАҖ җәмгыяте тора. Алар үрнәге эре, вак инвесторларга, хәтта фермерларга да кирәкле. "Агросила" – 366,1 мең тонна ашлык суктырды. «Ак Барс» – 286,7 мең тонна, «КВ Агро» ЯАҖ– 177,7 мең тонна. Нигә Зәй районы гектарыннан 37 центнер уңыш алганда, башкалар ала алмый? Әйтик, туфрак балчыклы икән, анда дым карап туфракка караганда яхшырак саклана. Кара туфрак корылыкны авыррак кичерә. "Койрыкта"гы Кама Тамагы, Питрәч, Әгерҗе, Бөгелмә, Алабуга, Әлмәт, Югары Ослан районнары әлеге алдынгылар үрнәгенә таянып эшләргә тиеш",- диде авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10