news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда корбан чалу өчен нисаб күләме игълан ителде

Татарстанда корбан чалу өчен нисаб күләме игълан ителде
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фәрхан

Татарстан мөфтие урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров быел Корбан бәйрәмендә корбан чалу өчен нисаб күләмен әйтте. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләде.

«Быел Корбан чалу өчен нисаб күләме - 51 мең сум. Бу 595 грамм көмеш бәрабәре. Кесәдә шул күләмдәге артык сумма бар икән һәм адәм баласы бурычлардан, әҗәтләрдән азат икән, Корбан гаете көнне корбан чалу аның өчен ваҗиб, мәҗбүри булып тора. Артык акчасы шул күләмгә җитми икән, кешегә корбан чалу ваҗиб түгел, әмма бу ул кеше корбан чала алмый дигән сүз түгел. Ниндидер мәшәкать сәбәпле корбанны чала алмаса һәм шул суммасы булмаса, Раббысы Аллаһ каршында гөнаһлы булып саналмый», – дип аңлатты ул.

Фото: © Сотан Исхаков

2024 елда Корбан гаетенең беренче көне 16 июньгә туры килә. «Корбан чалу бәйрәм намазыннан соң башланып китәчәк», – диде ул. Хәзрәт өч көн дәвамында, ягъни 17, 18 июнь көннәрендә дә корбан чалыначагын искәртте.

«Татар-информ» Татарстанда Корбан бәйрәмен уздыру тәртипләре билгеле булуы турында хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100