news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баш ветеринария идарәсе корбанлык хайваннарны Татарстаннан гына сатып алырга өнди

Баш ветеринария идарәсе корбанлык хайваннарны Татарстаннан гына сатып алырга өнди
Фото: © «Татар-информ», Сол

Татарстан халкына Корбан бәйрәмендә чалыначак хайваннарны читтән сатып алмаска киңәш ителә. ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин Россиянең күп кенә төбәкләрендә йогышлы авырулар буенча вазгыять начар булуын ассызыклады.

«Сарыклар үрчетелә торган күп кенә төбәкләрдә йогышлы авырулар буенча вазгыять авыр. Кызганыч, узган елдан чирләр буенча үзгәрешләр юк. Мөгезле вак терлектә ящур, бруцеллез, сарыкларда һәм кәҗәләрдә чәчәк авыруы, чума булу куркынычы бар. Мәсәлән, бруцеллез буенча 41 субъект проблемалы. Бу төбәкләрдән сарыкларны кертү тыела, шулай ук вакцинация уздырыла торган төбәкләрдән дә кертү тыела», – дип сөйләде ул матбугат очрашуында.

Аның сүзләренчә, якындагы Башкортстан, Самара, Оренбург төбәкләрендә дә вазгыять начар. Ул бу авыруларның кеше өчен дә куркыныч булуын ассызклады. «Без Корбан бәйрәме көннәрдә мөгезле вак терлек белән республикага авыру керүне булдырмаска тиеш», – диде ул.

Соңгы елларда республикада сарык башы арта, барысы 300 мең баш сарык бар. Бу эчке ихтыяҗ өчен җитәрлек. Без сарыкларны Татарстаннан алырга чакырабыз. Республиканы йогышлы авырулардан саклыйк. Республикада корбанлык өчен махсус сарык үрчетүчеләр дә бар», – диде ул.

Габделхак Мотыйгуллин аңлатканча, хайван кертелү ветеринария хезмәте белән килештерелгән булырга тиеш. Хайваннарны идентификацияли торган биркалар булырга тиеш. Шулай ук карантин чаралары үткәрелергә тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100