news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Корбан бәйрәмендә хайван чалу өчен 18 рәсми мәйдан оештырылачак

Казанда Корбан бәйрәмендә хайван чалу өчен 18 рәсми мәйдан оештырылачак
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фәрхан

Быел Казанда Корбан бәйрәмендә 18 рәсми хайван чалу мәйданы эшлиячәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш дәүләт ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин сөйләде.

Аның сүзләренчә, Татарстанда күпме рәсми мәйдан булачагы әлегә ачыклана, ә Казан өчен бу сан билгеле.

«Быел Казанда 18 корбан чалу мәйданы эшлиячәк. Былтыр Татарстан буенча барысы 72 рәсми мәйдан эшләде, Казанда 17 иде. Һәр мәйданда ветеринария-санитария экспертлары булачак. Корбан итенең күп өлеше социаль учреждениеләргә таратыла. Социаль оешмалар ветеринария таныклыгыннан башка итне кабул итә алмый. Белгечләр, ветеринария-санитария экспертизасын үткәреп, таныклык бирәчәк», – дип аңлатты ул.

Фото: © Солтан Исхаков

Аның сүзләренчә, узган елда Татарстанда рәсми мәйданнарда барысы 13806 баш хайван чалынган, шуларның 5812се – Казанда. 60 тонна биологик калдык чыгарылган. Белгеч моны бер тимер юл вагоны кадәр, диде. Ул бу саннарның рәсми мәйданнарга гына кагылуын ассызыклады. «Шәхси ишегалларында күпме хайван чалынганны без белә алмыйбыз», – диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100