news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда кабат кар һәм буран көтелә

Татарстанда кабат кар һәм буран көтелә
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Иртәгә, 6 февральдә, Татарстанда төнлә дә, көндез дә һава шартларының начарлануы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Сишәмбе көнне төбәкнең көнбатышында җепшек һәм көчле кар көтелә. Синоптиклар тәүлек эчендә 10-14 миллиметр явым-төшем явар дип фаразлый.

Республикада урыны белән, шул исәптән Казанда да, буран көтелә һәм бозлавык барлыкка килә. Бураннар аркасында күз күреме 500-1000 метрга кадәр начарланачак. Шул ук вакытта юлларны кар басу ихтимал.

Тәүлекнең караңгы вакытында төбәктә һава температурасы -2..-7 градуска кадәр, Татарстан башкаласында -4..-6 градус тәшкил итәчәк. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында татарстанлыларга начар һава торышы вакытында иминлек чаралары турында сөйләделәр.

Шимбә көнне республика киңәшмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан шәһәрләрен кардан чистартуда хәл ителмәгән мәсьәләләрнең зур булуына игътибарны юнәлтте һәм кар яуганда авылларда уңайлы шартлар булдыруны йөкләде.

Бүген Казан мэры Илсур Метшин кар яву республика башкаласы коммуналь хезмәтләренең ныклыгын сынавын дәвам итә, дип билгеләп үтте. «Буран» планы узган атнада тәмамланды, әмма буран гына бу хакта белми <...>»,— дип таныды ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100