Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов шәһәрләрдә кар чистарту буенча хәл ителмәгән мәсьәләләр күп булуын әйтте
Бүген Татарстан шәһәрләре һәм районнары тормышында юллардан һәм квартал эчендәге юллардан, җәяүлеләр зоналарыннан кар җыю иң актуаль тема булып тора. Күп кенә хәл ителмәгән мәсьәләләр кала. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Рөстәм Миңнеханов белдерде.
«Һава-климат шартлары шулай килеп чыкканлыгы аңлашыла. Ләкин кешеләр тротуарлар һәм юллардан файдаланырга тиеш. Мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге Казан (3305), Чаллы (1145), Түбән Кама (279), Яшел Үзән (234), Бөгелмә, Әлмәт, Биектау районыннан килгән. Иң мөһиме, барлык мөрәҗәгатьләрнең үтәлеше 37 процент тәшкил итә. Казанда, Чаллыда, Түбән Камада хәл ителмәгән мәсьәләләр күп», - диде республика җитәкчесе.
Рәис билгеләп үткәнчә, «Халык контроле» системасында урам-юл челтәре объектларын карап тоту мәсьәләләре буенча татарстанлылар 6 674 мөрәҗәгать калдырган - бу узган ел белән чагыштырганда ике мәртәбә күбрәк.
Ул шулай ук киңәшмәдә катнашучыларның игътибарын һава температурасы үзгәрү сәбәпле, торак йортларның һәм биналарның түбәләреннән кар һәм боз төшү йогынты ясавына юнәлтте.
«Түбәләрдә кар җыелу, боз сөңгеләре - болар барысы да гражданнар өчен куркыныч тудыра. Казанда Ботаническая урамындагы түбәләрдән кар төшүе билгеләп үтелде. Кулагин урамында кар йөртүче утырган автомобильгә ишелде, һәм ул имгәнде», - диде Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз