Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Илсур Метшин: «Буран» планы тәмамланды, әмма буран гына бу хакта белми
Буран Татарстан башкаласы коммуналь хезмәтләренең ныклыгын сынауны дәвам итә. Казан мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шулай дип белдерде. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Александра Давыдова яза.
«Узган атнада «Буран» планы тәмамланды, әмма буран гына бу хакта белми, кар явуын дәвам итә. Ялларда да, кичә дә шактый актив явым-төшем күзәтелде. Әлбәттә, ике атна элеккеге кебек үк актив түгел, шуңа да карамастан кар коммуналь хезмәтләр, юл эшчеләренең ныклыгын сынауны дәвам итә», - дип искәртте Метшин.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев искәрткәнчә, 1 гыйнвардан Татарстан башкаласында 84 миллиметр күләмендә явым-төшем күзәтелгән, бу норманың 182 проценты дигән сүз. Шул исәптән кыска гына чорда, 17-22 гыйнварда 49 миллиметр күләмендә кар яуган, бу – айлык норма. Шушы вакыт эчендә шәһәр урамнарыннан 638 мең тонна – тәүлегенә 37 мең тонна – кар чыгарылган. Моннан тыш, бозлавыкка каршы 12,5 мең тонна материал кулланылган.
Җомгадан, 2 февральдән, бирле Казанда 10 миллиметр күләмендә явым-төшем күзәтелгән, бу – айлык норманың дүрттән бере. Өч көн эчендә шәһәр урамнарыннан – 100 мең тонна, ел башыннан алып 1,2 миллион тоннадан артык кар чыгарылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз