Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда аномаль эсселектән тыш яшен һәм көчле җил көтелә
Республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә.
(Казан, 23 июнь, «Татар-информ»). Бүген Татарстанда аномаль эссе һава торышы саклана. Шул ук вакытта һава шартларының өстәмә рәвештә начарлануы көтелә, дип кисәтә ТР Гидрометеорология үзәге.
Республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, җил төньяк-көнбатыштан. Көндез һәм кич урыны белән кыска вакытлы яңгырлар һәм яшен булуы ихтимал.
Көнбатыш һәм төньяк-көнбатыштан секундына 4-9 метрга кадәр көчле җил фаразлана, яшен вакытында 15-20 метрга кадәр көчәячәк, дип билгеләп үтә метеорологлар.
Көндезге сәгатьләрдә. Татарстанның көньяк районнарында эссе булачак.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, республика синоптиклары +36 градуска кадәр эсселек аркасында кисәтү игълан иткән иде. Аномаль һава температурасы күтәрелүнең сәбәпләрен КФУ профессоры аңлатты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз