news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

КФУ профессоры Казанда аномаль эссе булуның сәбәпләрен аңлатты

Бу атнада шәһәрдә терекөмеш баганасы +34 градуска кадәр күтәреләчәк.

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда аномаль эссе һава торышы 1 июльгә кадәр сакланачак. Уртача температура якынча сигез градуска нормадан югары булачак.  Бу хакта Казан федераль университетының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев хәбәр итте.

 «Казанда һава торышы зур антициклон белән билгеләнә, ул Россиянең Европа өлеше территориясен биләп алган. Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта эссе һәм без дә аның йогынтысына эләгәбез. Бу антициклон ай азагына кадәрге һава торышын билгеләячәк. Температура нормадан 8 градуска югары», — диде ул.

Климат нормасы буенча, Казанда уртача тәүлеклек температура +20 градус булырга тиеш.

Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге фаразларынча, бу атнада шәһәрдә терекөмеш баганасы +34 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнлә +22…+23 градус фаразлана. Шул ук вакытта якындагы көннәрдә Татарстанда явым-төшем ихтималы аз.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot