news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 36 градуска кадәр эссе булу сәбәпле, шторм кисәтүе игълан ителде

23 июньнән 27 июньгә кадәр Татарстанда һава температурасы 31-36 градуска кадәр күтәреләчәк.

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда аномаль эссе һава торышы булу сәбәпле, куркыныч метеорологик күренеш турында шторм кисәтүе игълан ителде.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, республика территориясендә уртача температура климат нормасыннан 9 һәм аннан да күбрәк градустан артып китә.

Метеорологлар фаразларынча, төбәктә аномаль эссе һава торышы 27 июньгә кадәр дәвам итәчәк. 23 июньнән 27 июньгә кадәр Татарстанда һава температурасы 31-36 градуска кадәр күтәреләчәк.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, аномаль эсселек аркасында республикада 30 июньгә кадәр гадәттән тыш хәл режимын кертергә планлаштырылмый.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100