news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Рәисе Белгородның БПЛА һөҗүмнәреннән саклану тәҗрибәсенә игътибар итте

Татарстан Рәисе Белгородның БПЛА һөҗүмнәреннән саклану тәҗрибәсенә игътибар итте
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан хакимияте Белгородның кешеләрне ракета һәм пилотсыз очкыч һөҗүмнәреннән яшерү тәҗрибәсен өйрәнде. Бу хакта традицион республика киңәшмәсендә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов сөйләде, дип хәбәр итә төбәк җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Киңәшмә республиканың барлык муниципалитетлары белән видео-конференц-элемтә режимында узды. Аның эшендә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов катнашты.

«Без Белгород тәҗрибәсен өйрәндек. Кешеләр, тревога булуга, яшеренү урыннарына төшәләр. Бу барысына да кагыла: мәктәпләр, балалар бакчалары», - дип билгеләде Татарстан Рәисе.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов ракета һәм пилотсыз очкыч һөҗүмнәре куркынычын исәпкә алып, иминлек мәсьәләләре буенча халык белән эшне көчәйтүне, шулай ук идарәче компанияләрнең яшеренү урыннарын тиешле хәлгә китерү эшләрен контрольдә тотуны оештыруны таләп итте. Моңа кадәр ТР Дәүләт торак инспекциясе 396 күп фатирлы йортта яшеренү урыннарын тикшергән һәм аларның 40ында гына кимчелекләр табылмаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot