news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов: Тикшерелгән 396 яшеренү урынының 40ында гына кимчелекләр табылмады

Миңнеханов: Тикшерелгән 396 яшеренү урынының 40ында гына кимчелекләр табылмады
Фото: «Татар-информ», Солтан Исхаков

Татарстанның Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 396 күпфатирлы йортта яшеренү урыннары тикшерелгән, шуларның 40ында гына барысы да тәртиптә булуы, ә калганнарында күпсанлы кимчелекләр булуы ачыкланган. Бу хакта традицион республика киңәшмәсендә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде, дип хәбәр итә төбәк җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Киңәшмә республиканың барлык муниципалитетлары белән видео-конференц-элемтә режимында узды. Аның эшендә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов катнашты.

«<...> без даими рәвештә яшеренү урыны дип билгеләнгән урыннарның канәгатьләнерлек хәлдә булмавы, аларның кайда урнашуы турында мәгълүмат булмавы, подвал биналарының файдаланыла алмавы, шулай ук башка охшаш проблемалар турында шикаятьләр алабыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.

«Саклануның иң нәтиҗәле ысулы – кешеләрне гражданнар оборонасының саклану корылмаларында һәм махсус әзерләнгән подвал биналарында яшерү», – дип ассызыклады ул.

«Соңгы елларда без муниципаль берәмлекләр башлыкларына һәм тармак министрлыклары һәм эре предприятиеләр җитәкчеләренә саклану корылмалары һәм подвал биналарындагы яшеренү урыннарын тәртипкә китерү, һава тревогасы игълан ителгәндә күрсәтелгән объектларда яшернү тәртибе турында берничә тапкыр таләпләр җиткердек», – дип өстәде Татарстан Рәисе.

news_right_1
news_right_2
news_bot