Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан кырларының өчтән береннән артыгында уңыш җыелган
Рөстәм Миңнеханов бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә уздырды.
(Казан, 11 август, "Татар-информ"). Татарстанда бүгенге көнгә мәйданнарның 35 проценты суктырылды, ягъни 512 мең гектардан 1,5 млн тонна ашлык җыеп алынды. 1 гектардан 28,5 центнер бөртеклеләр алына. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
Татарстан Республикасы кырларында урып-җыю эшләре барышы турында ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Уҗымнар 87 % мәйданда җыелган, уртача уңышлылык - 29,2 ц/га. Бу көннәрдә уҗым җыю тәмалманырга тиеш, диде Марат Әхмәтов.
ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы сүзләренчә, республикада арпа 17 % мәйданда җыелган, уртача уңышлылык - 28,6 ц/га.
Районнар арасында югары күрсәткечләр Нурлат районында (18 мең гектар җирдә уңыш суктырылган - 63 мең тонна, уртача уңышлылык - 35,2 ц/га), Әлки районында (55%, ягъни 20 мең га, 64 мең тонна, уңышлылык – 31,6 ц/га), Чистай районында (45%, 62 мең тонна), Тәтеш районында (48%, ягъни 22 мең га, 73 мең тонна).
Марат Әхмәтов Сарман районын аерым мактады. Анда 47 % мәйданда уңыш җыелган, 80 мең тоннадан артыгы суктырылган.
Уңыш җыю эшләре югары темпта Апас, Әлки, Буа, Чүпрәле, Зәй районнарында бара, анда уңыш 40 %тан артык мәйданда җыелган.
Ә Бөгелмә, Менделеевск, Алабуга, Питрәч, Балык Бистәсе, Минзәлә районнарында уңыш җыю эшләре барышы акрын бара, аларның әле уҗым җыелмаган.
Марат Әхмәтов сүзләренчә, Россия Федерациясендә гомумән уңышлылык бер атнада гектарына 3,2 центнерга кимеде. Министр сүзләренчә, быел уҗым уңышы яхшы, сабан культураларының уңышы җәйге һава торышы аркасында кимрәк була.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, кичә, 10 август көнне, ул берничә районда булган һәм уңыш җыю эшләрен бәяләгән. Ул аеруча Зәй һәм Сарман районары эшен югары бәяләде. "Әлеге районнар югары күрсәткечләргә ирешә, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Аларның тәҗрибәләре бар, без алар тәҗрибәсен кулланырга тиеш. Мондый уңай эшне башка районнарга да кулланырга кирәк!".
Рөстәм Миңнеханов артта калган районнарда нинди кыенлыклар булуын белергә, һәм, бәлки, ярдәм итәргә тәкъдим итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз