ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама һәм Сарман кырларында урып-җыю эшләрен бәяләде

10 август 2018, 17:46 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама һәм Сарман кырларында урып-җыю эшләрен бәяләде Татарстан Президенты районнарда эшлекле сәфәрдә булды.

(Казан, 10 август, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама һәм Сарман муниципаль районнарында эшлекле сәфәрдә булды. Татарстан Президенты кырларда урып-җыю эшләре барышын бәяләде. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Түбән Кама районы авыл җирлекләре башлыклары һәм хуҗалыклар җитәкчеләре белән очрашу «Союз-Агро» ҖЧҖ үсемлекчелек комплексы территориясендә узган. Район башлыгы Айдар Метшин урак өсте 25 июльдә башланды диде. Бөртеклеләр һәм кузаклы культуралар барлыгы 19,8 мең га мәйданны били. Бүгенгә 6,7 мең гектардан (33,9%) ашлык суктырылган. Игенчеләр 19,6 мең тонна ашлык суктырган.

Гомумән алганда, Түбән Кама районында көзге арыш һәм бодай уңышын җыеп алу эшләре тәмамлана. Аграрийлар явым-төшем аз булуны исәпкә алганда, бөртеклеләр уңышы яхшы дип билгеләп үтте. Комбайнчылар бер гектардан 29,2 ц уңыш ала, бу республика буенча уртача күрсәткечтән (28,6) югары. Көн саен кырларда 54 комбайн эшли.

 

Сарман районы игенчеләре урып-җыю кампаниясенең экваторына җитә. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Татарстан Президентына 20,9 мең гектар мәйданнан уңыш җыеп алынуын белдерде. Бер гектардан чыккан уңыш 37,3 ц тәшкил итә, амбарга 78 мең тонна ашлык бушатылган.

Рөстәм Миңнеханов Сарман районында уңай үзгәрешләрне билгеләп үтте. “Без матур кырлар күрдек, бөтен җирдә эш оештырылган. Соңгы елларда Сарман районы игенчелек өлкәсендә күрсәткечләрне арттырды. Терлекчелек өлкәсендә дә шундый ук динамик үсеш телисе килә”, - диде Татарстан Президенты.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10