Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан һәм Ульяновск өлкәләре Казан-Ульяновск елга рейсларын уртак субсидияли
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Ульяновск өлкәсе башлыгы Алексей Русских бүген «Муса Җәлил» дип аталган яңа суднода булды. Судно Казаннан Ульяновскига пассажир туристлар ташый торган беренче төбәкара рейсын башкарды.
Төбәк башлыклары пассажирларн шәһәрдән шәһәргә сәяхәт итә мөмкинлекләрен бәяләде һәм рейсларны уртак субсидияләү турында килеште. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе яза.
«Һәр төбәктән 50гә 50 субсидияләү турында килештек. Һәм субсидияләү киләсе атнадан ук башланачак — безгә расписаниене Ульяновск өлкәсеннән коллегаларыбыз белән сөйләшкәнчә бераз үзгәртәсе генә калды», — дип хәбәр итте «Татарстан Республикасы флоты» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Роман Лизалин «Татар-информ» корреспондентына.
Су асты канатлы яңа тизйөрешле пассажир судносы Казаннан Ульяновскига җомга һәм якшәмбе көннәрендә иртәнге 8дә китәчәк, шул ук көнне кич белән кире кайтачак дип фаразлана. Бүгенге көнгә кадәр тизйөрешле судно Казаннан Ульяновскига пассажирларны соңгы тапкыр 19 ел элек алып барган.
«Муса Җәлил» дип аталган «Метеор-2020» 120 пассажирга исәпләнгән. Ульяновскига кадәр ул 4 сәгать чамасы бара, шул исәптән, Идел аша төзелә торган яңа күпер астында үтә. Салонда йомшак кәнәфиләр, кондиционер, Wi-Fi, багаж өчен киштәләр, шулай ук корабта буфет, санузел, экипажның ял итү зонасы, аерым багаж зонасы бар һәм пассажирларга койрык өлешенә чыгу мөмкинлеге каралган.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов судноны караганнан соң журналистларга, Татарстан һәм Ульяновск өлкәсе территория һәм мәнфәгатьләре якын төбәкләр буларак, элемтәләрне сакларга тиеш, дип белдергән иде.
- Рөстәм Миңнеханов Казан-Ульяновск елга рейсы турында: Килештек, субсидия бирәбез
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз