Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Казан-Ульяновск елга рейсы турында: Килештек, субсидия бирәбез
Татарстан һәм Ульяновск өлкәләре, территория һәм мәнфәгатьләре якын төбәкләр буларак, элемтәләрне сакларга тиеш. Моңа ике төбәкнең башкаласын тоташтырган яңа елга рейсы да ярдәм итәчәк. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ульяновлар Йортында очрашуда шулай дип белдерде. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе яза.
«Килештек, субсидия бирәбез. Иртәгәдән», — дип шаяртты ул журналистның соравына җавап итеп.
Исегезгә төшерәбез, бүген Казаннан Ульяновскига 120 кешегә исәпләнгән яңа «Метеор — 2020» белән «Муса Җәлил» сынау рейсы китте. Күрше өлкәгә туроператор компанияләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, шулай ук Татарстан Туристлык буенча дәүләт комитетының социаль челтәрләрендә «Муса Җәлил» судносында сәяхәт откан ун бәхетле кеше китте.
«Мондый транспорт булганда, сез күбрәк аралашырга тиеш, — дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. — Безнең өчен Ульяновск рухи яктан да, кызыксынулары ягыннан һәрвакыт бик якын булды. Шуңа күрә ярдәм итәчәкбез».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз