news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илдус Фазлетдинов карымта-барымта яулары риваятенең татарларда да булуын ачыклаган

Галим фикеренчә, татар халкының бер өлешен бу сугышларда катнашкан булуы турында фикер йөртергә урын бар.

Илдус Фазлетдинов карымта-барымта яулары риваятенең татарларда да булуын ачыклаган
Михаил Захаров

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Галимнәр соңгы елларда карымта-барымта яулары белән бәйле мотивларның башкорт фольклорында гына түгел, Башкортстан татарлары риваятьләрендә дә урын алуын билгеләгән.

«Моңа кадәр әлеге әсәрләр мөстәкыйль тематик төркем буларак бары тик башкорт риваятьләрендә аерымлана иде. Карымта-барымта яулары белән бәйле мотивларының Башкортстан татарлары риваятьләрендә дә мөһим урын алуы ачыкланды һәм моңа мөстәкыйль цикл итеп карарга мөмкинлек бирде», — диде «Фольклор һәм үтномәдәни үзтәңгәллек» түгәрәк өстәлендә Филология фәннәре кандидаты Илдус Фазлетдинов.

Аның әйтүенчә, бу нәтиҗәгә нигезләнеп, татар халкының бер өлешен — хәзерге Башкорстан җирләрендә борын-борыннан яшәп, бу сугышларда катнашкан булуы турында фикер йөртергә урын бар.

«Башкортстанда яшәүче милләттәшләребез репертуарында, Казан татарлары фольклорыннан аермалы буларак, күршеләрнең малын, җирен тартып алу өчен кабиләләр арасында барган феодаль сугышлар, карымта-барымта яулары турындагы риваятьләр зур урын тота», — диде галим.

Илдус Фазлетдинов Башкортстанның Аскын, Караидел, Нуриман якларында язып алынган фольклор материалларында халыкның күчеп утыру мотивлары очрамаганын әйтте. «Халыклар хәзерге буыннан алдарак яшәгән кавем вәкилләре булып күрсәтелә», — дип сөйләде ул.

Карымта — талап алынган малны кайтарып алу өчен оештырылган һөҗүм. Барымта — күчмә төрки кабиләләрдә бер-берсенең көтүләрен әйдәп кайту максаты белән ясалган талау походы.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100