Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Социолог: Татар яшьләренең 90 проценты милли үзаңын югалтмаган
Яшьләрнең якынча 70-80 проценты татар этносыннан булуын татар телен белүенә бәйләп аңлаткан.
(Казан, 17 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Социология фәннәре докторы Гөлнара Габдрахманова татарларның этник үзтәңгәллеге: методология һәм тикшеренү нәтиҗәләрен яңгыратты. Аның сүзләренчә, 2000 елларда татар яшьләренең 80-90 проценты милли үзаңын югалтмаган.
«2019 елда Татарстан яшьләре арасында уздырылган соңгы тикшеренү татарларның яшь буыны арасындагы этник үзтәңгәллеге башка яшь төркемнәре белән чагыштырганда түбәнрәк булуын күрсәтте. Татар яшьләренең 67 процент чамасы милли үзаңны тоюын белдерде», — диде ул Татарстан Фәннәр Академиясендә узган «Фольклор һәм этномәдәни үзтәңгәллек» түгәрәк өстәлендә.
Гөлнара Габдрахманова сораштырылган яшьләрнең якынча 70-80 проценты татар этносыннан булуын татар телен белүенә бәйләп аңлатканын әйтте. «Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче татарлар өчен мәдәният, гореф-гадәтләр, йолалар мөһим роль уйный», — диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз