Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Гыйбатдиновка туган ягында ике мемориаль такта ачылды
Тантаналы чарага Фәрит Гыйбатдиновның балалары, тормыш иптәше, туганнары, дуслары һәм хезмәттәшләре җыелды.
(Чувашия, 16 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген Чувашиянең Комсомол район үзәгендә һәм Урмай авылында Фәрит Гыйбатдиновка ике мемориаль такта ачылды.
Тантаналы митингта Фәрит Гыйбатдиновның балалары, тормыш иптәше, авылдашлары, дуслары, Чувашия татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Хәйдәр Сәфиуллин, Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте җитәкчесе Гөлназ Шәйхи, Урмай авылы җитәкчелеге һ.б. катнашты.
«Фәрит белән ике дистә елдан артык эшләдек, дус булдык. Шушы вакыт эчендә ул бары тик игелекле гамәлләр генә кылган шәхес. Аның һәр эше татар халкы тарихында матур хатирә булып калды. Ул оештырган „Урмай зәлидә“, „Урмай моңы“, „ART-MADHIA“ фестивальләре, „Мишәр“ ансамбле генә ни тора. Фәритнең безнең арада булмавына әле дә ышанмыйм», — диде Гөлназ Шәйхи.
«Фәрит Гыйбатдинов халкыбызны үзе артыннан ияртеп барды. Аның тырыш хезмәте безнең авылны бөтен татар дөньясына танытты. Әлеге мемораль такталар аның исемен мәңгеләштерәчәк», — дип сөйләде Чувашиянең Урмай авылы җирлеге җитәкчесе Минзәит Зәйнуллин.
Татарстан һәм Чувашиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы, Чувашия Республикасы Комсомол районындагы сәнгать мәктәбе директоры, Чувашия татарларының милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Фәрит Гыйбатдинов быел июль аенда вафат булды.
Алданрак Чабаксарда Фәрит Гыйбатдиновка багышланган китап тәкъдим ителүе турында хәбәр иткән идек.
Татарстан һәм Чувашиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы, Чувашия Республикасы Комсомол районындагы сәнгать мәктәбе директоры, Чувашия татарларының милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Фәрит Гыйбатдинов быел июль аенда вафат булды.
Чувашиянең Комсомол районы сәнгать мәктәбендә Фәрит Гыйбатдинов 1988-2020нче елларда директор булып эшләде, Урмай авылы мәдәният йортында «Мишәр» халык җыр һәм бию ансамбленә нигез салды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз