news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чувашия татарлары автономиясе җитәкчесе Фәрит Гыйбатдинов вафат

Ул пневмония белән хастаханәдә ята иде.

Чувашия татарлары автономиясе җитәкчесе Фәрит Гыйбатдинов вафат

(Казан, 7 июль, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). Чувашия татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Фәрит Гыйбатдинов вафат. Бу хакта Канашта яшәүче Илдус Зәйнетдинов хәбәр итте.

Фәрит Гыйбатдинов 24 июньдә үпкә авыруы белән Чабаксар хастаханәсенә эләгүе хакында хәбәр иткән иде.

Чувашиядә яшәүче журналист Рәфис Җәмдихан 29 июнь көнне Гыйбатдиновка инфаркт булуы, үпкәсенең берсе 45, икенчесе 35 процентка зыян күрүе, әмма табибларның "исән калыр" дип фаразлауларын язды.

Гыйбатдинов Фәрит Абдулла улы — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы, Чувашия Республикасы Комсомол районындагы сәнгать мәктәбе директоры, Чуашстан Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе, Чуашстан Республикасының милли эшләр буенча совет әгъзасы, “Урмай зәлидә” төрки дөньяның традицион мәдәнияте халыкара фестивале директоры.

Фәрит Гыйбатдинов 1959 елның 1 ноябрендә Чуашстанның Комсомол районына караган Урмай авылында туган. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында укый. Мәдәният өлкәсендә эшли.

“Урмай моңы” татар яшьләре җыры фестивален ( 25 ел үткәрелеп килде), «ART-MADHIA» төбәкара фольклор фестивален (7 ел үткәрелде) оештыручы.

Чувашиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100