Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чабаксарда Фәрит Гыйбатдиновка багышланган китап тәкъдим ителде
Хатирәләр җыентыгы Татарстан Хөкүмәте ярдәме белән нәшер ителгән.
(Чабаксар, 15 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген Чабаксарда «Гыйбатдинов укулары» дип аталган фәнни-гамәли конференциядә Фәрит Гыйбатдиновка багышланган китап тәкъдим ителде. Китапның авторы — журналист Рәфис Җәмдихан.
«Фәрит абый үлгәч, аның хатирәләрен, мирасын ничек сакларга икән, дигән уйлар килде. Чувашия татарлары автономиясенең яңа җитәкчелеге белән „Фәрит Гыйбатдинов хакында хатирәләр, истәлекләр, язмалар“ дигән хатирәләр җыентыгы чыгарырга булдык. Бүген конференциядә яңгыраган сүзләр белән китап соңрак тагын да тулыландырылачак. Тиражы 500 данә булачак», — диде ул.
Рәфис Җәмдихан сүзләренчә, ике йөзгә якын битле китапта Фәрит Гыйбатдиновның дуслары һәм бергә эшләгән хезмәттәшләре аның турындагы истәлекләре белән уртаклаша. Җыентык милли чараларда бушлай таратылачак.
Китап Татарстан хөкүмәте ярдәме белән басылган.
Автор әйтүенчә, киләсе елда Фәрит Гыйбатдинов турында гаилә хатирәләренә багышланган китап чыгару да ниятләнә.
«Киләсе елга Фәрит абыйның вафатына бер ел булуга бәйле рәвештә аның тормыш иптәше, балалары, туганнарының хатирәләреннән китап чыгарырга планлаштырабыз», — дип сөйләде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз