news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самараның «Яктылык» татар мәктәбе директоры: Укучылар саны елдан-ел арта

Балалар күп булу сәбәпле, узган елдан мәктәптә ике сменада укыта башлаганнар.

Самараның «Яктылык» татар мәктәбе директоры: Укучылар саны елдан-ел арта
Рамил Гали

(Казан, 5 август, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Самара шәһәренең «Яктылык» татар мәктәбе директоры, өлкәнең «Дуслык» төбәк иҗади-иҗтимагый оешмасы әгъзасы Радик Газизов сүзләренчә, мәктәпкә йөрүчеләр саны елдан-ел күбәя.

«Татар теле һәм әдәбияты икенче сыйныфтан башлап, унберенчегә кадәр атнасына уртача өчәр сәгать керә. Балалар саны да елдан-ел арта. Быелгы уку елында бездә алты йөзгә якын бала белем алачак. Керергә теләүчеләр бик күп. Аларның бөтенесен кабул да итә алмыйбыз. Былтыр ике сменада укыта башладык. Аңа хәтле бер генә смена иде», — диде ул.

Радик Газизов сүзләренчә, мәктәпкә катнаш гаиләдәге балалар да йөри. «Катнаш никахлардан килгән балаларны да кабул итәбез. Чөнки аларны безгә татар каны китерә. Без моңа шатланабыз гына», — дип уртаклашты мәктәп директоры.

Аның әйтүенчә, «Яктылык» мәктәбе укытучыларының барысы да татар телен белә. «Физика, рус теле, химия, биология укытучысы булсынмы ул — барысы да татарча белә, алар татарлар. Бездә татар телен белү шарт», — диде ул «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында.

  • Элегрәк Самараның «Болгар мирасы» мәчете имам-хатыйбы Расыйх хәзрәт Вакказовның быелгы җанисәптә төбәктәге татарлар саны артыр дип фаразлавын һәм Самара шәһәрендә яшәүче татарлар җанисәп алдыннан үзләре халык санын алу башлап җибәрүен язган идек.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100