news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самараның «Болгар мирасы» мәчете имамы төбәктә татарлар саны артыр дип фаразлый

«Бездә туучылар саны үлүчеләргә караганда күбрәк», — диде Расыйх хәзрәт Вакказов.

Самараның «Болгар мирасы» мәчете имамы төбәктә татарлар саны артыр дип фаразлый
Рамил Гали

(Казан, 5 август, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Самараның «Болгар мирасы» мәчете имам-хатыйбы Расыйх хәзрәт Вакказов быелгы җанисәптә төбәктәге татарлар саны артыр дип фаразлый.

«Үзебезнең шәхси журналларыбыз бар. Анда бездә күпме өлкән, күпме яшь кеше яшәвен исәптә тотабыз. Күренешләр уңай. Элек 130 меңгә якын татар булса, бу җанисәптә 160 меңгә җитәрбез дип торабыз. Бу безгә зур өметләр бирә», — диде Расыйх хәзрәт Вакказов «Татар-информ» уздырган онлайн матбугат очрашуында.

Хәзрәт төбәктә татарлар саны артуын фаразлавының сәбәбен дә әйтте. «Әлхәмдүлилләһ, бездә туучылар саны үлүчеләргә караганда күбрәк. Бүтән җирдә киресенчә бит ул, бездә менә шулай», — диде Расыйх хәзрәт Вакказов. 

Шулай ук Самара шәһәрендә яшәүче татарлар җанисәп алдыннан үзләре халык санын алу башлап җибәргән. Активистлар төркемнәргә бүленеп аерым микрорайоннарда яшәүче татарларны саный.


2002 елгы җанисәптә Самара өлкәсендә 127,9 мең, 2010 елда 126,1 мең татар теркәлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100