news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самара татарлары үзләре җанисәп башлап җибәргән

Активистлар төркемнәргә бүленеп аерым микрорайоннарда яшәүче милләттәшләребезне саный, ди Самара татарлары лидеры Линар Сабиров.

Самара татарлары үзләре җанисәп башлап җибәргән
Рамиль Гали

(Казан, 5 август, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Самара шәһәрендә яшәүче татарлар җанисәп алдыннан үзләре халык санын алу эшен башлап җибәргән.

«Җанисәп алдыннан без татарлар санын якынча белер өчен, Самара шәһәренең микрорайоннарында махсус кешеләрне җыеп, актив эшли торган төркемнәр ясадык. Алар үз җирләрендә булган татарларны санадылар. Аннан соң безгә хәбәр иттеләр. Һәр микрорайондагы татар кешеләрен беләбез», — диде Самара шәһәренең Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Линар Сабиров.

Аның сүзләренчә, әлегә төгәл саннар билгеле түгел.

«Безнең җанисәп нәтиҗәләре тулысынча түгел әле. Шәһәр буенча, ялгышмасам, 35 меңләп татар яши», — диде Линар Сабиров «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында.

news_right_1
news_right_2
news_bot