news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар язучылары әдәби премияләргә лаеклыларны билгеләде

Утырышта Гаяз Исхакый, Һади Такташ, Фатих Хөсни, Җамал Вәлиди, Туфан Миңнуллин һәм Горький премияләренә кандидатуралар каралган.

(Казан, 7 февраль, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Язучылар берлеге идарәсе кичә республиканың әдәби премияләренә дәгъва итүчеләрнең кандидатураларын караган һәм үз карарын чыгарган. Бу хакта "Татар-информ"га идарә утырышында катнашучылар хәбәр итте.

Республиканың Гаяз Исхакый премиясенә - драматург Хәбир Ибраһим, Такташ исемендәге премиягә - Асия Юнысова, Фатих Хөсни премиясенә Роза Мулланурова тәкъдим ителгән.

Идарә Туфан Миңнуллин исемендәге премиягә Данил Салихов лаек дип тапкан. Бу премиягә дәгъва итүчеләр арасында Чаллы татар дәүләт театры артисты һәм драматург Булат Сәлахов та булган.

Җамал Вәлиди премиясенә Ләйлә Минһаҗева тәкъдим ителгән. Максим Горький премиясенә - рус телле язучы Эдуард Учаров.

Шушы ук идарә утырышында Тукай премиясенә кандидатлыкка тәкъдим ителүчеләр дә каралган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100