Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Язучылар берлеге Данил Салиховны Туфан Миңнуллин премиясенә тәкъдим иткән
Туфан Миңнуллин премиясе күренекле драматургның вафатыннан соң 2016 елда гамәлгә куелды.

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов Туфан Миңнуллин исемендәге республика драматурглары премиясенә тәкъдим ителгән. Кандидатура идарә әгъзалары тарафыннан яклау тапкан. Бу мәгълүмат «Татар-информ»га үз чыганаклары аша билгеле булды.
Идарәдә Туфан Миңнуллин премиясенә ике кандидатура каралган. Тагын берсе — Чаллы театрының күренекле артисты Булат Сәлахов. Соңгы елларда Чаллы театры аның «Яратылмый калган ярлар» әсәрен куеп, уңышка иреште.
Әмма идарә әгъзалары Данил Салихов кандидатурасын яклап чыкканнар. Идарә рәисе — Данил Салихов үзе.
Туфан Миңнуллин премиясе күренекле драматургның вафатыннан соң 2016 елда гамәлгә куелды. Драматургия өлкәсендәге әсәр өчен бирелә. Лауреатлар: Мансур Гыйләҗев (2016 ел), Рәдиф Сәгъди (2017 ел), Хәбир Ибраһим, (2018 ел), Әмир Камалиев (Аманулла) (2019 ел).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз