news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Язучылар берлеге Тукай премиясенә биш язучыны тәкъдим итә

Тәкъдим ителгәннәрнең дүртесе идарә әгъзалары һәм идарә әгъзаларына якын кешеләр.

Язучылар берлеге Тукай премиясенә биш язучыны тәкъдим итә
Султан Исхаков

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Язучылар берлеге биш язучыны Тукай премиясенә тәкъдим итә. Бу мәгълүматны «Татар-информ»га Берлекнең идарә утырышында катнашучылар әйтте.

Язучылар берлеге идарәсе күпчелек тавыш белән Рауль Мир-Хәйдәров, Факил Сафин, Фәүзия Бәйрәмова, Лирон Хәмидуллин һәм Галимҗан Гыйльманов кандидатураларын үткәргән.

Идарәдә барлыгы 15 кандидатура каралган. Арада Марат Әмирханов, Әхәт Гаффар, Илсөяр Иксанова, Рәфкать Кәрами, Рашат Низами, Фәрит Яхин, Ленар Шәех һәм башкалар да булган.

Хәзерге вакытта Берлек җитәкчелеге Тукай исемендәге Дәүләт премиясе комиссиясенә әлеге язучыларның документларын әзерли.

Тәкъдим ителгәннәрнең дүртесе идарә әгъзалары һәм идарә әгъзаларына якын кешеләр.

  • Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә 15 февральгә кадәр документлар кабул ителә.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100