Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татар яшьләре форумында it-проектлар белән таныштырдылар һәм бизнес ачарга өйрәттеләр
Бүген Казанның Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркында IX Бөтендөнья татар яшьләре форумында делегатлар өчен «Медиа», «Цифрлаштыру», «Заманча мәдәният», «Мәгариф һәм тәрбия», «Тарих» һәм «Бизнес» секцияләре буенча чыгышлар әзерләнде.
Эшмәкәрлек белән кызыксынучы яшьләргә нинди өлкәләрдә үз эшеңне башлап булуын, әлеге өлкәдә ясалма фәһем һәм татар милли айдентикасы ничек кулланылуын аңлаттылар.
Эшмәкәр Нурлан Турашев үзенең чыгышында ясалма фәһемне кулланмаучы эшмәкәрләрнең «төшеп калуларын» искәртте һәм хәзерге заманда бизнесны үстерү өчен нейрочелтәрләрне куллану мәҗбүри булуын ассызыклады.
Казанда каһвәханәләр ачучы Муса Гиниятов исә үзенең тәҗрибәсе белән уртаклашты. «Үземнең эшемне башлар алдыннан мин каһвәханәгә эшкә урнаштым. Бөтенесе дә: «Яхшы оешмага эшкә урнашырга һәм тәҗрибә тупларга кирәк», – диләр, әмма мин уңышлы оешмага урнашмадым, бөтен хисап дәфтәрдә алып барыла иде. Шул сәбәпле без шактый акча югалттык, әмма биредә мин бик күп әйбергә өйрәндем. Үземнең ноктаны ачканда, барысы да җиңел барды: без аны атна ярым эчендә эшләтеп җибәрдек», – ди ул.

«Цифрлаштыру» секциясендә кызыклы татар it-проектлары турында сөйләделәр һәм татар телен саклау, үстерү өчен нинди кушымталар, технологияләр кирәклеге турында фикер алыштылар.
Секциянең кураторы Нурислам Денисов татар телендәге айти-проектлар тупланган сайт ясауларын әйтте.
«Команда белән татар телле айти-проектлар туплаган anobject.tatar проектыбызны ясадык. Әлеге проектны ясауга 2 ай вакыт китте. Биредә әлегә 50 айти-проект кына тупланган, әмма киләчәктә без аны тулыландырырга һәм дизайнын да матурайтырга исәплибез», – дип сөйләде ул.

Россия халыклары телләрендә проектларны координацияләү бүлеге җитәкчесе урынбасары Рамилә Мансурова РУВИКИ интернет энциклопедиясе белән таныштырды.
«РУВИКИ рус телендә генә түгел, ә Россиядә яшәүче 21 халык телендә эшли, алар арасында татар теле дә бар. Бүгенге көндә энциклопедиянең рус телле бүлегендә 2 миллионнан күбрәк, ә татар теле бүлегендә 600 меңнән артыграк мәгълүмат тупланган. Һәм безнең бүлек иң күп, яхшы укыла торган «Топ-5» исемлегенә керә», – ди ул.

Башка интернет энциклопедияләрдән аермалы буларак, РУВИКИда һәркем мәкалә яза алса да, алар редакторлар һәм белгечләр тарафыннан тикшерелә.
Ренат Харисов «Нейротатарлар» төркеме, аның мөмкинлекләре һәм татар телен үстерүдәге әһәмияте турында чыгыш ясады. Чыгыш ясаучылар арасында Телеграмны татар теленә тәрҗемә итүче Рәсим Хөсәенов та бар иде.
- Динара Зиннәтова: Заманча журналистика актуаль һәм файдалы булырга тиеш
- Рәмис Латыйпов: Яңалыклар журналистикасы заманында кеше фикергә сусады
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз