Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рәмис Латыйпов: Яңалыклар журналистикасы заманында кеше фикергә сусады
Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта узган IX Бөтендөнья татар яшьләре форумында Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре, танылган журналист Рәмис Латыйпов «Медиа» секциясендә журналистның нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеге турында сөйләде.
«Журналистның үз йөзе булырга тиеш, шундый дәрәҗәдә – сине еллар узгач та сине искә алсыннар. Журналистларны исеме өчен укыйлар. Аеруча хәзер, яңалыклар журналистикасы хөкем иткән заманда, кеше фикергә сусады. Блогта да, журналистикада да – кайда гына булса да, яңалыклар җиткереп утырырга гына түгел, ә фикереңне җиткерергә кирәк», – ди ул.
Аның сүзләренчә, татар кешесендәге «яхшы түгел» дигән күренеш кайчак кире нәтиҗә бирә – әйтеләсе фикер әйтелмичә кала. Ул журналист кыю булырга омтылырга тиеш, диде.
«Кайбер халыкларда «тыйнак» сүзе белән мактыйлар. Әйтик, Кавказ халыкларында. Чөнки алар болай да кыю. Татарда да «тыйнак» мактала торган сүз, әмма тыйнактан да югарырак бәяләнә торган сыйфат бар – «чая». Әдәби әсәрләрдә «чая кыз» дип язалар икән, тыйнак кыздан бер баш югарырак. Татарның тагын бер сүзе бар – «яхшы түгел». Мәсәлән, журналистлар өчен үткәрелә торган «Алтын каләм» бәйгесендә рус һәм татар төркеме бар. Бер елны шулай булды – матбугат очрашуында берсен-берсе уздырып рус төркеме сораулар бирә. Татарларның дәшмичә утыруы азрак белгәнгә түгел, тыйнак булганга, алар «яхшы түгел» дип утыралар, ә нәтиҗәдә алар белми дигән фикер кала», – дип аңлатты Рәмис Латыйпов.
Шулай ук журналист укучыларның игътибарын җәлеп итү өчен блогларда һәм хәбәрләр язганда нинди алымнар кулланылуы белән таныштырды.
«Күпчелек очракта кешенең игътибарын нәрсәнедер мактап әйткән урын түгел, ә тәнкыйтьләгән урыны җәлеп итә. Яңалык пабликлары шушы ысулны куллана. Мәсәлән, «Каникуллар графигы билгелеме?» – дип язалар пабликларның берсендә. «Каникуллар графигы билгеле» диясе урынга алар киресен сукалыйлар, һәм бу, чыннан да, игътибарны җәлеп итә. Мин үзем бу әйберне ошатып бетермим, әмма бу алым эшли», - дип сөйләде ул.
Аның әйтүенчә, икенче ысул – әйтмичә калдыру, әйтик, кешенең цитатасын иң кызыклы урында өзү. Өченче ысулны ул «күшәү» дип атады, монысы – яңалыклар пабликларының гел бер яңалыкны сөйләве.
«Мәсәлән, нәрсәнедер хәбәр иткәннән соң, кабат шул яңалыкка карата калдырылган комментарий чыга, бер караганда бернинди яңалык юк, паблик үзенең яңалыгын үзе «эшкәртеп» утыра», - дип сөйләде Рәмис Латыйпов. Ул мондый ысулларның кешене җәлеп иткәнен, әмма аларны куллану мәгълүмат чарасына карата ышанычны киметергә мөмкин икәнен әйтте.
Журналист әйтүенчә, нинди дә булса вакыйганы көн үзәгеннән читкә җибәрергә теләгәндә «шартлау» ысулы кулланыла – бөтен халык өчен кызыклы булган сыман, әмма әһәмияте зур булмаган вакыйга зур итеп күтәрелә.
«Мөһим булмаган вакыйганы «чәйни» башлыйлар икән, нәрсәне оныттырырга теләүләре турында уйлап карагыз», – диде Рәмис Латыйпов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз