news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Динара Зиннәтова: Заманча журналистика актуаль һәм файдалы булырга тиеш

Динара Зиннәтова: Заманча журналистика актуаль һәм файдалы булырга тиеш
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүген Россиянең 68 төбәгеннән һәм 27 чит илдән 400 якын делегат Казанның Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркында IX Бөтендөнья татар яшьләре форумына җыелды. Форум 26-28 август көннәрендә узган «Милләт җыены» кысаларында уза. Бүген, форумның икенче көнендә катнашучылар өчен төрле юнәлешләр буенча лекторийлар оештырыла. Делегатлар төрле өлкәләрдә – медиа, цифрлаштыру, заманча мәдәният, укыту һәм тәрбия, тарих юнәлешләре буенча мәгълүмат ала.

Медиа юнәлешендәге лекцияләрдә «Идель» журналы мөхәррире урынбасары Динара Зиннәтова һәм танылган журналист Рәмис Латыйпов чыгыш ясады. Шулай ук делегатлар үз фикерләре, төрле регионнардагы татар телле журналистика үсеше, шәхси проектлары турында сөйләде.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Заманча журналистика актуаль һәм файдалы булырга тиеш дип уйлыйм. Мин үземнең контентымны булдырганда һәрвакыт шушы сорауны куям. Әгәр материал шушы сорауларга җавап бирми икән, минемчә, аның кирәге юк. Мәгълүмат көнкүрештә ярдәм итәргә тиеш. Бүгенге көндә иң кыйбат ресурс ул вакыт, шуңа күрә мәгълүматны тизрәк аңлау, кабул итү өчен без аны гадиләштереп бирергә тиеш. Бу очракта ул файдалы контент була дигән сүз», – дип сөйләде Динара Зиннәтова.

Әлеге минутларда Казанда IX Бөтендөнья татар яшьләре форумының пленар утырышы уза.

news_right_1
news_right_2
news_bot