news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар теле укытучысы “Татарча диктант”ка авыр текст сайланган, дип саный

Татарстан Милли китапханәсендә “Татарча диктант”ны 55 кеше язды.

(Казан, 28 октябрь, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Казанның 82нче мәктәбендә татар теле укытучысы булып эшләүче Назлыгөл Бәдретдинова “Татарча диктант”ка авыр текст сайланган, дип саный.

“Текст авыррак булды, иске телдә язылган, Гаяз Исхакый телендә. Ярый инде, түзәрлек”, - диде “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Назлыгөл Бәдретдинова.

27 октябрдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә “Татарча диктант” акциясе үтте. Акциядә 55 кеше катнашты. Язучы, публицист, нәшир һәм сәясәтче Гаяз Исхакыйның “Көз” повестеннан өзекне язучы, шагыйрь, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев укыды.

  • “Татарча диктант”ны бөтен дөнья буенча барлыгы 300гә якын урында язганнары мәгълүм. Диктант яздыру пунктлары Татарстанның һәр районында, Россия шәһәрләрендә һәм чит илләрдә оештырылды.

Акцияне оештыручылар арасында Бөтендөнья татар конгрессы, ТРның Яшьләр эшләре министрлыгы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, “Каюм Насыйри институты” фәнни-белем үзәге бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100