ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Разил Вәлиев “Татарча диктант”ны язган кешеләрдә милли рух бар, дип саный

27 октябрь 2018, 16:39 , Фото: Регина Гумарова

Разил Вәлиев “Татарча диктант”ны язган кешеләрдә милли рух бар, дип саный Язучы Татарстан Милли китапханәсендә Гаяз Исхакый әсәреннән алынган "Татарча диктант" текстын укыды.

(Казан, 27 октябрь, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Язучы, шагыйрь, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев “Татарча диктант”ны язган кешеләрдә милли рух бар, дип саный.

  • Бүген Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә “Татарча диктант” акциясе үтте. Акциядә 55 кеше катнашты. Язучы, публицист, нәшир һәм сәясәтче Гаяз Исхакыйның “Көз” повестеннан өзекне Разил Вәлиев укыды.

Разил Вәлиев “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә “Татарча диктант” – ул үз-үзеңне сынау, дип әйтте. “Татарча диктант” акциясе татар телен белү дәрәҗәсен үстерергә бик булыша. “Татарча диктант” – ул кемнеңдер алдында сынау тоту түгел, каядыр укырга керер өчен, билге алу түгел, “Татарча диктант” – ул үз-үзеңне сынау”, - диде ул.

“Бу, беренчедән, кешенең үз милләтенә карата нинди мөнәсәбәттә булуы. Әгәр дә кеше “Татарча диктант”ны язарга килгән икән, димәк, аның күңелендә милли рух, милләтенә карата мәхәббәт һәм ихтирам бар”, - диде хәбәрчегә Разил Вәлиев.

  • "Татарча диктант"ны бүген бөтен дөнья буенча барлыгы 300гә якын урында язганнары мәгълүм. Диктант яздыру пунктлары Татарстанның һәр районында, Россия шәһәрләрендә һәм чит илләрдә оештырылды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10