ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Татарстан Милли китапханәсендә “Татарча диктант”та 55 кеше катнашты

27 октябрь 2018, 15:40 , Фото: Регина Гумарова

Татарстан Милли китапханәсендә “Татарча диктант”та 55 кеше катнашты Без китап укучылар һәм татар әдәби телен кулланучылар даирәсен үстерергә теләдек, диде китапханәдә диктантны оештыручы.

(Казан, 27 октябрь, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Бүген “Татарча диктант” акциясенең Татарстан Республикасы Милли китапханәсе мәйданчыгында диктантны 55 кеше язды.

Язучы, публицист, нәшир һәм сәясәтче Гаяз Исхакыйның “Көз” повестеннан өзекне язучы, шагыйрь, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев укыды. “Мин Гаяз Исхакыйны хөрмәт итәм. Сез дә, “Татарча диктант”ны язганнан соң, аның иҗаты белән ныграк кызыксына башларсыз”, - диде Разил Вәлиев диктант язар алдыннан.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлеге мөдире Гөлназ Габдрахманова “Татарча диктант”ны биредә язу – ул Милли китапханәнең үз инициативасы икәнен әйтте. “Без китап укучылар даирәсен һәм татар әдәби телен кулланучылар даирәсен үстерергә теләдек. Безнеңчә, диктант язу гомумән уку белән дә бәйле, шуңа күрә без дә быел әлеге акциягә кушылырга уйладык һәм диктантның рәсми сайтында мәйданчык буларак теркәлдек”, - диде ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә.

Гөлназ Габдрахманова Милли китапханәнең мондый чаралар оештырганы булмавын әйтте. “Дөресен генә әйткәндә, безнең әле “Татарча диктант” акциясе кебек чаралар үткәрү тәҗрибәсе юк, шуңа күрә без башта ике төрле уйландык. “Кеше күп булса, кеше аз булса, нишләрбез икән?” дидек. Бүген бирегә бик күпләр килде, димәк, акция турында беләләр”, - диде ул.

“Безнең мәйданчыкта 30 кешене сыйдырырлык кына урын булгач, без диктант язучылардан алдан теркәлүләрен сораган идек. Аңлыйм, югары уку йортларында зур аудиторияләр, анда бик күп кеше яза ала, әмма бездә бит аның кадәр урын юк, шуңа күрә татар һәм төбәк әдәбияты бүлегенең уку залында мөмкин кадәр кешегә диктант язарга урын табарга тырыштык. Алдан теркәлүне сорасак та, безгә бүген теркәлмәгән кешеләр дә шактый килде. Безнең бүгенге көнгә кадәр теркәлгән утызлап кешебез бар иде инде. Бүген диктантны 55 кеше язды, димәк, без шуның кадәр кешене дә сыйдыра алабыз”, - диде хәбәрчегә Гөлназ Габдрахманова.

Милли китапханәдә акцияне оештыручылар Разил Вәлиевны диктант текстын укырга үзләре чакырган. “Разил Вәлиевны без үзебез чакырдык. Беренчедән, ул – халык шагыйре. Икенчедән, аның тел өлкәсенә керткән өлеше бик зур”, - диде Гөлназ Габдрахманова.

  • Акцияне оештыручылар арасында Бөтендөнья татар конгрессы, ТРның Яшьләр эшләре министрлыгы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, “Каюм Насыйри институты” фәнни-белем үзәге бар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10