news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар-информ» журналисты «Тәртип» радиосында хәбәрләр алып бара

Радионың баш мөхәррире сүзләренчә, бүгенге көндә камил телдә сөйләшә торган, кешегә җиткерә алырдай фикере булган яшьләрне табу җиңел түгел.

«Татар-информ» журналисты «Тәртип» радиосында хәбәрләр алып бара
Рамил Гали

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы журналисты Гадел Әхмәтҗанов «Тәртип» радиосында «Хәбәрләр» тапшыруын алып бара.

«Бездә „Яңалыклар“ чыга башлады. Бу тыңлаучылар теләге һәм үзебезнең хыял буенча эшләнде. Хәбәрләрне Гадел Әхмәтҗанов алып бара», — диде «Тәртип» радиосының баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында.

Аның сүзләренчә, алып баручы төпле фикерле булырга тиеш.

«Яшь булуына карамастан, Гадел — „Тәртип“нең тыңлаучысы. Аннары бүгенге көндә яшьләр арасында камил телдә сөйләшеп, кешегә җиткерә алырдай тавышы да, фикере дә булган кешене табу җиңел түгел. Чөнки кешенең әйтәсе килгән фикере, сүзе булмаса, ул язганны гына укый алмый. Ләкин Аллаһы Тәгалә безнең бәхеткә, „Татмедиа“ га шундый егетне китергән», — диде Ризәлә Исмәгыйлева «Татар-информ»га.

Гадел Әхмәтҗанов «Татмедиа» җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде.

«Тәртип» радиосында, «Татар-информ»да эшләү — зур бәхет. «Татмедиа»да яшьләрне күреп, алга таба үсәргә мөмкинлекләр тудыралар. Җитәкчеләребезгә, укучылар һәм тыңлаучыларыбызга зур рәхмәт», — диде журналист.

Шулай ук «Тәртип» радиосы «Тәртипле иртә» тапшыруын тәкъдим итте. Иртәнге эфирны Ризәлә Исмәгыйлева үзе һәм «Безнең гәҗит»нең баш мөхәррире, журналист Илфат Фәйзрахманов алып бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100