news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шамил Садыйков: «Тәртип»нең туры эфирдагы тапшырулары — киләчәк эшчәнлеккә зур адым

«Тәртип» радиосы Татарстанда кабат эшли башлаган өчен, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт әйтте.

Шамил Садыйков: «Тәртип»нең туры эфирдагы тапшырулары — киләчәк эшчәнлеккә зур адым
Солтан Исхаков

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков фикеренчә, «Тәртип» радиосының туры эфирдагы иртәнге тапшырулары киләчәк эшчәнлеккә зур адым булып тора.

«Радиода турыдан-туры эфирда иртәнге программалар барлыкка килде. Берничә көн элек мин үзем дә тапшыруда кунакта булдым. Туры эфирда студиядә булу — бик күңелле, рәхәт тойгы. Әлбәттә, туры эфирдагы иртәнге тапшырулар — алдагы эшчәнлеккә зур адым», — диде ул «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында.

Шамил Садыйков «Тәртип» радиосының Татарстан Президенты ярдәме белән кабат эшли башлавын искәртте.

«Татарстанга „Тәртип“ кайтуы татар халкы өчен зур вакыйга булды. Моның өчен Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнехановка зур рәхмәт. Аның ярдәме, кушуы нигезендә эшләнгән эш бу. Аннан соң ел дәверендә „Тәртип“ радиосының заманча җиһазландырылган, бөтен таләпләргә туры китерелгән, бөтен юнәлештә эшләргә мөмкинлек бирә торган студиясе булдырылды. Аның ачылышына Президентыбыз да килде», — дип билгеләп үтте ул.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры «Тәртип»не республикабызның иң зур шәһәрләрендә FM ешлыкта, ә мобиль кушымталар аша бөтен дөньяда тыңлап булуын ассызыклады.

«Бүгенге көндә „Тәртип“не Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Зәй шәһәрләрендә тыңлап була. Кушымталар аша бөтен дөньяда яшәүче татарлар тыңлый ала», — диде Шамил Садыйков.

Бүген «Тәртип» радиосы «Тәртипле иртә» тапшыруын тәкъдим итте. Ул һәр эш көнендә 7.00-10.00 сәгатьтә була. «Иртәнге сәгать җидедән сигезгә кадәр тапшыру язмада, ә сигездән унга кадәр турыдан-туры эфирда чыга», — диде радионың баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева.

Иртәнге эфирны Ризәлә Исмәгыйлева үзе һәм «Безнең гәҗит»нең баш мөхәррире, журналист Илфат Фәйзрахманов алып бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100