news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Журналист Илфат Фәйзрахманов «Тәртип» радиосында иртәнге тапшыру алып бара

«Тәртипле иртә» тапшыруы һәр эш көнендә 7.00-10.00 сәгатьтә була.

Журналист Илфат Фәйзрахманов «Тәртип» радиосында иртәнге тапшыру алып бара
Солтан Исхаков

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Журналист, «Безнең гәҗит»нең баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов «Тәртип» радиосында «Тәртипле иртә» тапшыруын алып бара. Иртәнге туры эфирга ул радионың баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева белән чыга.

«40 еллап хезмәт стажымның 22 елы телевидениедә, калганы газетада үтте. Телевидениегә кадәр 3 ел район радиосында эшләп алдым. Радио — минем өчен яңа әйбер. Монда эшләү бик кызык. Телевидениедә эшләгәндә дә, радио турында хыяллана идем. Хәзер мин бик яхшы коллективка килеп кердем. Радионың башкарма продюсеры Айваз Садыйров бөтен әйберне аңлатып бирде», — диде Илфат Фәйзрахманов.

Ул радиода очраган кыенлыклар турында да сөйләде. «Беренче көнне дулкынландым, тавышым утырды. Миңа бераз авыррак. Чөнки мин камерага карап, сөйләргә өйрәнгән. Әле, әлбәттә, камилләшүнең чиге юк. Үсештә әле. Тапшыру популяр булсын өчен, бөтен көчебезне куярбыз», — диде журналист «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында.

«Тәртип» радиосының баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева сүзләренчә, иртәнге тапшыруга алып баручыны озак эзләргә туры килгән. «Алып баручыны күп эзләдек. Кеше таба алмадык. Илфат абыйга бик куркып кына шалтыраттым. Аның килешүе күңелгә рәхәтлек бирде», — диде ул. 

«Тәртип»нең башкарма продюсеры Айваз Садыйров бүгенге көндә дикторларның күп булуын, әмма аларның универсаль түгеллеген искәртте.

«Дикторлар да, матур тавышлы ир-атлар да, текстны матур итеп тәкъдим итүчеләр дә бар. Әмма аларның, журналистик яктан караганда, туры эфирда эшләү өчен туры килмәгәнен аңладык. Безгә универсаль формат кирәк иде. Аллага шөкер, без тавышы белән дә, журналист, шәхес буларак та уникаль кешене таптык», — диде ул «Татар-информ»га.

«Тәртипле иртә» тапшыруы һәр эш көнендә 7.00-10.00 сәгатьтә була. «Иртәнге сәгать җидедән сигезгә кадәр тапшыру язмада, ә сигездән унга кадәр турыдан-туры эфирда чыга», — диде Ризәлә Исмәгыйлева.

Иртәнге эфирда алып баручылар актуаль темаларга фикер алыша, тыңлаучылар белән җанлы аралашулар үткәрә. Эфирда шулай ук тыңлаучылардан килгән хатлар укыла, әдәби әсәрләр яңгырый. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100