news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тарихта беренче тапкыр «Интертат» Liveinternet рейтингында дүртенче урынга күтәрелде

Тарихта беренче тапкыр «Интертат» Liveinternet рейтингында дүртенче урынга күтәрелде

Бүген «Интертат» сайты тарихта беренче тапкыр Liveinternet бәйсез аналитика сервисы рейтингында дүртенче урынга күтәрелде. Шулай итеп «Интертат» сайты чираттагы рекордын куйды.

«Интертат» (intertat.tatar) — Татарстанның «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе әзерли торган татарча сайт

«Яндекс-метрика» рейтинглары буенча, 2021 елда «Интертат» электрон газетасының уникаль укучылары саны 1 миллион 130 мең булды. Бу — татар телле сайтлар арасында рекордлы күрсәткеч, дип язган идек.

Быел беренче кварталда «Интертат», иң еш искә алына торган сайт буларак, «Медиалогия» рейтингына кергән иде. Шулай итеп Татарстандагы иң абруйлы - Татарстандагы һәм Россиядәге башка мәгълүмат чаралары искә ала торган сайтлар исемлегенә беренче тапкыр татар телле сайт - «Интертат» керде

news_right_1
news_right_2
news_bot