news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Медиалогия» рейтингына беренче тапкыр татар телендәге сайт - «Интертат» керде

«Медиалогия» рейтингына беренче тапкыр татар телендәге сайт - «Интертат» керде

«Интертат», иң еш телгә алына торган сайт буларак, «Медиалогия» рейтингына керде. «Медиалогия» I кварталда Татарстандагы иң абруйлы - Татарстандагы һәм Россиядәге башка мәгълүмат чаралары телгә ала торган сайтлар исемлеген төзегән. Анда беренче тапкыр татар телле сайт - «Интертат» керде.

«Медиалогия» бу рейтингны квартал саен төзи. Ул «цитаталау индексы» - «индекс цитируемости» нигезендә төзелә, ягъни бу рейтинга башка мәгълүмат чаралары сылтама ясый дигән сүз. «Медиалогия» рейтингы сайтның авторитетлы чыганак икәнен күрсәтә.

Беренче егермелеккә «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенә караган 5 ресурс кергән. Алар - «Татар-информ», «Челнинские известия», «Казанские ведомости», «НТР - Нижнекамск» һәм «Интертат» кергән.

«Яндекс-метрика» рейтинглары буенча, 2021 елда «Интертат» электрон газетасының уникаль укучылары саны 1 миллион 130 мең булды. Бу — татар телле сайтлар арасында рекордлы күрсәткеч, дип язган идек.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100