news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Интертат» сайтының уникаль укучылары саны бер миллионнан артып китте

2021 елда «Интертат» сайты берничә рекордлы күрсәткечкә иреште.

«Интертат» сайтының уникаль укучылары саны бер миллионнан артып китте

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). «Яндекс-метрика» рейтинглары буенча, 2021 елда «Интертат» электрон газетасының уникаль укучылары саны 1 миллион 130 мең булды. Бу — татар телле сайтлар арасында рекордлы күрсәткеч.

  • Уникаль укучылар — бер IP-адрестан сайтка билгеле бер вакыт аралыгында кергән укучылар. Әйтик, фатирдагы бер Wi-Fi кулланып кергән берничә укучы сайт өчен бер уникаль укучы булып исәпләнә.

«Яндекс-метрика» мәгълүматлары буенча, «Интертат» сайтын ел буена барлыгы 21 500 000 тапкыр ачып укыганнар. Сайт Liveinternet сайтының атналык рейтингында даими рәвештә диярлек беренче унлыкка кереп бара. 2021 елның кайбер айларында «Интертат» ны дөньяда ачучы уникаль укучыларның 200 меңнән артып киткән чаклары булды.

«Интертат» сайтын укучылар елдан ел арта бара. Бу сан 2017l, 2918 елларда кискен арткан, әлеге елларда укучылар саны алдагы елларга караганда ике тапкыр диярлек күбрәк булган. Аннан соңгы елларда сайтны укучылар стабиль рәвештә артып барды. 2021 елда «Интертат» кабат рекордлы үсешкә иреште — сайтны укучылар утыз процентка артты һәм бер миллионнан артып китте.

2020 елда, күп кенә кешеләр пандемиягә бәйле рәвештә өйдән торып эшләүгә күчү сәбәпле, барлык сайтларның да укылышы артты. Әмма «Интертат» сайты 2020 елгы күрсәткечләргә караганда рекорд ясый алды, ди сайтның баш редакторы Рәмис Латыйпов.

«2021 елда „Интертат“ берничә рекордлы күрсәткечкә иреште. Сайтның бер көндәге уникаль укучылары берничә тапкыр 30 меңнән артып китте. 2021 елның октябрендә уникаль укучылар саны 49 меңнән артып китте. Бу — рус телле сайтлар өчен дә зур күрсәткеч. Ул көнне „Интертат“ Татарстанда Liveinternet рейтингында бишенче урынга күтәрелде», — диде «Интертат» сайтының баш редакторы Рәмис Латыйпов.

Баш редактор билгеләп үткәнчә, татар укучылары бары тик җиңел мәгълүмат кына укый дигән сүзләрне Яндекс.Метрика мәгълүматлары кире кага. Сайттагы иң популяр рубрика — тарих, иҗат, йорт һәм бакча, мәдәният, җәмгыять рубрикалары.

«Интертат» ның тагын бер рекордлы күрсәткече — укучыларның сайтка сарыф иткән вакыты. Бу күрсәткеч 2021 елда 4 минут 24 секунд тәшкил иткән. «Кешеләр сайтларда башлыча телефоннардан утыруны исәпкә алганда, бу шулай ук зур күрсәткеч. Кешеләрнең башлыча телефоннардан утыруларын һәм сайтка социаль челтәрләрдән керүен исәпкә алып, „Интертат“ шушы юнәлештә яңа проектлар алып бара. 2021 елда Ютубта „Гадел Әңгәмә“ проекты башланды, 2022 елның башында „Унике“ дип аталган беренче сторис сериал төшердек», — диде Рәмис Латыйпов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100