news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Тарих» дип аталган беренче заманча керәшен киеме коллекциясе тәкъдим ителде

«Бу киемнәр – яшьләр үзләренең тарихларын онытмасын өчен», – диде бренд җитәкчесе Алексей Дмитриев.

Казанда «Тарих» дип аталган беренче заманча керәшен киеме коллекциясе тәкъдим ителде
Энҗе Габдуллина

Бүген Казан Кремле территориясендә «Ялкын» журналы оештырган «Бик матур» проектының нәтиҗәләренә багышланган чара булды. «Бик матур» – яшүсмер кызларны стиль белән киенергә өйрәтә торган проект. Быел ул образларны милли кием һәм аксессуарлар белән тулыландыруга юнәлдерелгән иде.

Проектта керәшен заманча коллекциясен дә тәкъдим иттеләр. Оештыручылар бу коллекцияне «беренче заманча керәшен коллекциясе» дип атады. Коллекция керәшен җырчысы Татьяна Ефремова башкаруында «Бик еракта идек без» җыры астында күрсәтелде.

Брендның җитәкчесе Алексей Дмитриев коллекциянең нигә «Тарих» дип аталуын аңлатты. «Керәшен культурасына бәйле булган «Тарих» дигән бренд яшьләр өчен. Алар безнең киемнәрне киеп йөреп, үзләренең тарихларын онытмасыннар өчен. Бренд күбрәк урам стилендә», – дип таныштырды ул.

 

Фото: © Энҗе Габдуллина

Заманча керәшен бренды «Тарих» кызлар һәм егетләр өчен. Алар чарада күпчелек урам стиле һәм көндәлек киемнәр тәкъдим иттеләр. Киемнәрнең күбесендә төп керәшен элементы – шакмак, база төсләр кулланылган. Брендның дизайнеры – Элина Якупова.

«Тарих» бренды – ул, беренче чиратта, комфорт, стиль, этник компонент барлыгы. Һәм, иң мөһиме, ул Татарстанда эшләнгән», – диде Элина Якупова.

 

Фото: © Энҗе Габдуллина

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100