news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ялкын» журналы яшүсмер кызлар өчен заманча образлар тәкъдим итте

«Бик матур» проектында образлар милли кием һәм аксессуарлар белән яраклаштырылган.

«Ялкын» журналы яшүсмер кызлар өчен заманча образлар тәкъдим итте
Энҗе Габдуллина

«Ялкын» журналы берничә ел дәвамында яшүсмер һәм яшь кызлар өчен «Бик матур» проектын алып бара. Әлеге проект кысаларында кызларны стиль белән киенергә, образлар сайларга өйрәтәләр. Бүген Казан Кремле территориясендә «Бик матур» проектының нәтиҗәләренә багышланган чара булды. 

«Бик матур» чарасында «Татмедиа» җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков та катнашты.

«Без миллилекне электән Сабантуйларда шигырь сөйләп, җырлап, түбәтәй, милли күлмәкләр киеп йөрү белән бәйлибез. Ләкин татарлык аның белән генә бетми, ул эчке дөнья, милләтне ярату, татарча сөйләшү, татар моңын белү. Ә татар кешесе, татар егете, татар кызы нинди формада булырга тиеш – анысы сезнең кулда. Сез – безнең киләчәк», – диде Шамил Садыйков, дефилега килүчеләргә мөрәҗәгать итеп.

 

Фото: © Энҗе Габдуллина

Проектның быелгы үзенчәлеге – образларны милли элементлар белән тулыландыру. «Ялкын» журналының берничә саны мари, чуваш, удмурт халыкларының милли киеменә багышланган. Ноябрь белән декабрь аенда башкорт һәм татар халкы аксессуарларына багышланган саннар чыгачак, дип белдерде журналның баш мөхәррире Илназ Фазуллин.

«Элек без яшүсмерләргә киенү стилен өйрәттек, стилист белән эшләдек, стилист аларга сезонына карап образлар тәкъдим итә иде. Быел стилист Галия Сафина белән эшләдек. Ул бүгенге көн яшүсмерләре, яшьләрендә популяр булган образларга милли аксессуарларны яраклаштырды. Студиядә фото һәм видеосъемка оештырабыз. Шунда образны милли элементлар белән тулыландыру турында стилист аңлатып сөйли», – диде Илназ Фазуллин.

 

Фото: © Энҗе Габдуллина

Чарада алты коллекция тәкъдим ителде. Аларның берсе милли аксессуарлар белән яраклаштырылган булса, дүртесе – брендларның көзге коллекцияләре. Соңгы чыгыш заманча керәшен киеменә багышланган иде. Коллекцияләр белән тулырак стилист Галия Сафина таныштырып барды.

«Мине шушы проекта стилист һәм алып баручы буларак чакырган «Ялкын» журналына зур рәхмәт. Проект минем өчен «чакыру» булды. Чөнки без көндәлек тормышта бертөрле киенергә өйрәнгәнбез. Милли аксессуарларны яшүсмерләрнең образларында куллану бик җиңел эшләрдән булмады. Бу проектның тагын бер үзенчәлеге – образларны без яшүсмерләр сатып ала ала торган киемнәрдән төзедек. Бәяләре түбән булган кибетләрне сайладык», – дип сөйләде Галия Сафина.

Җырчылар – Лилия Хәйруллина, Илгиз Шәйхразиев, «Караш» төркеме чыгыш ясады. Шулай ук, чарага килүчеләр арасында лотерея да уйнаттылар.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100