news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Ялкын» журналы «Бик матур» проектында милли кием һәм аксессуарлар тәкъдим итә

Образларда мари, чуваш, удмурт, башкорт һәм татар халкының милли аксессуарлары кулланылган

«Ялкын» журналы «Бик матур» проектында милли кием һәм аксессуарлар тәкъдим итә
Энҗе Габдуллина

«Бик матур» проекты нәтиҗәләренә багышланган чара Казан Кремле территориясендә тәкъдим ителә.

Проектның быелгы үзенчәлеге - образларны төрле милләт вәкилләренең аксессуарлары белән тулыландыру. Образларда мари, чуваш, удмурт, башкорт һәм татар халкы аксессуарлары кулланылган.

«Ялкын» журналы «Бик матур» проектын берничә ел дәвамында алып бара.

 

Фото: © Энҗе Габдуллина

«Элек без яшүсмерләргә киенү стилен өйрәтә торган идек. Быел стилист Галия Сафина белән эшләдек. Ул бүгенге көн яшүсмерләре, яшьләрендә популяр булган образларга милли аксессуарларны яраклаштырды», - дип сөйләде Илназ Фазуллин.

Программада милли аксессуарларны заманча образларга яраклашып оештырылган дефиле, Казан брендларының көзге коллекциясе белән танышу, популяр җырчыларның - Илгиз Шәйхразиев, Лилия Хәйруллина, «Караш» төркеме чыгышлары көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot