news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада мәктәп укучысы һәлак булу факты буенча җинаять эше кузгатылган

Мәктәп укучысын пневматик пистолеттан дәрес вакытында сыйныфташы яралаган иде.

(Казан, 17 февраль, “Татар-информ”). Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе Түбән Камада мәктәп укучысы һәлак булу факты буенча җинаять эше кузгаткан. Җинаять эше “аңлы рәвештә кешенең үлеменә китерүче сәламәтлеккә авыр зыян салу” маддәсе буенча кузгатылды, дип хәбәр итә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Исегезгә төшерәбез, 2017 елның 11 февралендә Түбән Камада дәрес вакытында 14 яшьлек үсмер 15 яшьлек сыйныфташының күзенә пневматик пистолеттан ата. Укучыны авыр хәлдә Республика балалар клиник хастаханәсенә китерәләр. Биредә ул ике операция кичерә, ләкин медикларның барлык тырышлыкларына карамастан, 17 февральдә һәлак була.

Беренчел мәгълүматлар буенча, пистолетны мәктәпкә башка укучы алып килгән. Коралдан аткан яшүсмер аны иптәшенә саклап торырга биргән була. Пистолетны кире үзенә кайтаргач, ул дәрес азагына якынлашканда, янында утырган яшүсмергә атып җибәрә.

Хәзерге вакытта вакыйга килеп чыгуның барлык сәбәпләре тикшерелә. Тикшерү эшләре уңаеннан мәктәптә куркынычсызлык өчен җаваплы затларның эшчәнлеге да каралачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100